14 февральдә XIX гасырда яшәгән танылган татар галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Бу Татарстан Республикасы өчен дә, бар татар халкы өчен дә бик мөһим юбилей. Шул уңаеннан сезнең өчен үзегезнең яраткан “Питер.Татар” порталыгыз Каюм Насыйри тормышы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторинаны уздыра.
Викторина якшәмбе көнне, 16 февральдә сәгать 16:00, үткәреләчәк. Ул вакытта сез викторина сорауларына күчәчәксез. Бары 16 сорау булыр. Ә викторинада җиңү өчен дөрес җаваплар сайлап кына торып булмас, барысыннан да тизрәк тә җаваплар бирергә кирәк. Җавапларның дөреслеге һәм тизлеге баллар белән бәяләнәчәкләр, иң күп балл җыйган кеше викторина җиңүчесе булыр!
Жиңүчегә бүләк — Россия Банкының истәлекле көмеш тәнкәсе (2025).
Шунысы мөһим: викторинабыз татарча уза.
https://play.myquiz.ru/p/00770744